МЕНДЕЛЕЕВ РАЙОНЫ МӨХТӘСИБӘТЕ

Мәрхәмәтле  һәм рәхимле Аллаһ  исеме белән!
Сезгә Аллаһы Тәгәләнең мәрхәмәте һәм бәрәкәте булсын!

Сезне безнең сайтта каршыларга бик шатбыз! Бу Менделеев районы мөхтәсибәтенең  рәсми сайты. Интернет челтәрендә сез шушы биткә кереп мөхтәсибәтнең эшчәнлеге белән таныша аласыз. Шулай ук мөхтәсибәт тормышындагы яңалыкларны, төрле чаралар турында мәгълүмат һәм гомумән район мөселманнары яшәеше белән кызыксына аласыз. Төрле бүлекләргә кереп мәчетләр турында, мәхәллә эшчәнлеген җитәкләп баручы имамнар хакында тулырак мәгълүмат алу мөмкинчелеге дә бар.

Татарстан Республикасының Мөселман Диния нәзарәте үзәк дини оешманың Менделеев районы мөхтәсибәте җирле дини оешмасы Менҗделеев шәһәре, Профсоюзная урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан. Телефон +7(85549)2-24-90. Идәрә итучесе — Менделеев районы имам-мөхтәсибе Нуриев Ирек хәзрәт.